«Зөләйха күзләрен ача» фильмының декорацияләре Лаешта яңа паркка әверелергә мөмкин
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Зөләйха күзләрен ача» популяр сериалының декорацияләре (2018 елда төзелгән Сәмрух бистәсе) яңа мәдәни паркка әверелергә мөмкин. Киношәһәрчек Казаннан 50 чакрым ераклыкта – Лаеш янында урнашкан. «Иҗтимагый киңлек кечкенә шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесендә катнаша. Быел тавыш бирү нәтиҗәләре буенча „Сәмрух“ паркы территориясе сайлап алынды, аның өчен төзекләндерү проекты әзерләнәчәк», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына «Зарф» архитектура бюросыннан. Проектлаучылар билгеләп үткәнчә, фильмның декорацияләре яңа мәдәни паркка әвереләчәк, паркның төп идеясе кино булырга мөмкин. Хәзерге вакытта бистә 13 агач йорттан тора, аларның кайберләрен экскурсияләр өчен ачалар. Территориядә шулай ук пляж һәм ылыслы урман да бар. Бистә үзе Каманың биек ярында урнашкан. Проект Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән очракта Сәмрухта үзгәртеп кору эшләре 2020 елда башланып китәчәк.