Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Чирмешән техникаларына яхшы бәя биргән
(Чирмешән, 9 апрель, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Чирмешән районының кайбер хуҗалыклары техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген карап китте. Казан кунагы әүвәл Ивашкино авылындагы «Серендеев Н.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы машина-трактор паркына керде. Монда кыр эшләренә көпчәкле җиде трактор чыгарга тиеш. «Министр урынбасары кергәч, аларның барысын да кабызып эшләттеләр, механизаторлар аптечка, янгын сүндергечләрне (огнетушительләр) тракторлар алдына ук чыгарып куйганнар. Рафаэль Фәттахов тагылма машиналарга кагылышлы берничә җитешсезлекне генә атады», — ди Гостехнадзор хезмәтенең райондагы дәүләт инспекторы Илнур Сәлахов. «Әккәрәй”нең техникаларын аеруча ошатты министр урынбасары. Тракторлар «армиядәге сыман» тип-тигез итеп сафка куелган, бар да тәртиптә. Тагылма машиналар - чәчкеч, культиваторларны буяганнар, төзәткәннәр. Алар бүген кырга чыгарлык хәлдә. Чирмешәндәге «БИО АГРО»ның да техникалары эшкә әзер. Министрлык вәкиле «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыятен дә мактап киткән. Мондагы эш урыннарын карап, ул машина-трактор паркындагы хезмәт шартларын яхшы дип бәяләгән.