Башкортстанда башкорт теле буенча Халыкара диктант узачак
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). 24 апрельдә онлайн-форматында «Башкортча сөйләшәм, башкортча язам» дип аталган халыкара белем бирү акциясе узачак. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, диктантта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Акциядә катнашучылар диктантны башкорт телен белү дәрәҗәсенә һәм катлаулылыгына карап сайлый алачак. 24 апрельдә Уфа вакыты белән 11.00 сәгатьтә диктант гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмаларында, югары уку йортларында, мәдәният учреждениеләрендә, коммерция предприятиеләрендә һәм иҗтимагый оешма биналарында узачак. Шулай ук «БСТ» телеканалында, акциянең рәсми сайтында, YouTube видеохостингында һәм акцияне оештыручыларның социаль челтәрләрендә туры трансляция үткәрелә. Дикторлар: Илшат Абдуллин, «Бүреләр» төркеме солисты - башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен; Эльвира Аиткулова, «Бөтендөнья башкорт корылтае» Халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге Президиумы рәисе – башкорт телендә иркен сөйләшүчеләр өчен; Альберт Исмаил, «Хәят-Исмаил» төркеме әгъзасы, «Без башҡортлар» хәрәкәте активисты.