43нче Мәскәү кинофестивале Тимур Бекмамбетовның «Девятаев» фильмы белән ачылачак
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 43нче Мәскәү халыкара кинофестивале Тимур Бекмамбетовның «Девятаев» фильмы белән ачылачак. Кинофорумның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль 22 апрельдә башлана. Фильмда вакыйгалар 1944 елның җәендә бара, нәкъ менә шул вакытта Михаил Девятаев немецларга әсир төшә. Күпмедер вакыттан соң ул, дошман бомбардировщигын урлап, концлагерьдан кача. Картина реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Очучы, Советлар Союзы Герое (бу исем аңа 1957 елда бирелә) Михаил Девятаевның тормышы Татарстан башкаласы белән бәйле – 1938 елда ул Казан елга техникумын тәмамлый, сугыштан соң Казанга әйләнеп кайта.