Казан үзәгендәге авариядән соң качып киткән элеккеге полицейский изоляторга озатылды
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов районы суды Казан үзәгендәге авариядән соң качып киткән элеккеге полицейский Максим Абрамовны кулга алды. Суд залында Абрамов үзен ышанычлы тотты – камералардан качмады, әмма процесс башланыр алдыннан бернинди комментарий да бирмәде. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 6 апрель кичендә Hyundai машинасын идарә итүче Абрамов, Миңнуллин һәм Островский урамнары чатында светофорның кызыл утына чыгып, Mitsubishi автомобиленә килеп бәрелгән. Шуннан соң авария урыныннан качып киткән. Аны икенче көнне генә тоткарлаганнар. Тикшерүче судка Абрамовны 7 июньгә кадәр сак астына алуны сорап мөрәҗәгать итте, моны ир-атның эшне тикшерүгә комачаулык итү, шулай ук зыян күрүчеләр һәм шаһитларга басым ясау ихтималы белән аңлатты. Суд дәүләт гаепләүчесе ягына басты – Абрамов 7 июньгә кадәр сак астында булачак.