Чаллыда бер кафеның түбәсенә ут капкан, кешеләрне урамга чыгарганнар
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллының Усманов урамында бер кафеның түбәсенә ут капкан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, шул хактагы хәбәр 101 янгын сагы номерына кичке биштә килгән. Махсус хезмәтләр килгәнче, бинада булган 15 кеше урамга чыккан. Ут белән көрәшүчеләр, бинаны тикшергәннән соң, кафе кухнясындагы вентиляция торбасына утырган май катламына ут кабуын ачыклаган һәм аны сүндерергә керешкән. Янгынның гомуми мәйданы 1,5 квадрат метр тәшкил иткән. Тиздән янгынны тулысынча сүндергәннәр.