Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте туристларга илгә керү кагыйдәләрен үзгәртте
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шарджа хакимияте чит ил сәяхәтчеләре өчен керү шартларын яңартты. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясе хәбәр итә. Яңа регламент Covid-19 вирусына ПЦР-тест эшләү вакытына кагыла. РИА Новости хәбәр иткәнчә, 18 апрельдән чит илләрдән килгән кешеләргә гарәп яки инглиз телләрендә анализның тискәре нәтиҗәсе турында кәгазь белешмә кирәк булачак. Ул илгә кергәнче 72 сәгатьтән дә алдан эшләнергә тиеш түгел. Аны рейска теркәлү узганда күрсәтергә туры киләчәк. Тест аккредитацияләнгән лабораториядә үткәрелергә тиеш. Элегрәк Шарджага керү өчен 96 сәгать алдан башкарылган анализ турында белешмә кирәк булган иде. Беренче чиратта, сәяхәтчеләргә «ALHOSN» кушымтасын йөкләргә, ә килеп җиткәннән соң тагын бер ПЦР-тест узарга һәм нәтиҗә алганчы үз-үзеңне изоляцияләргә кирәк булачак.