Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә Татарстанда вакцинация ясау мөмкинлеген аңлаттылар
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга бик озакка килгән башка төбәктә яшәүчеләр республика медицина учреждениеләрендә коронавирустан вакцинаның икенче компонентын алырга мөмкин. «Вакцинация ясатучылар регистрында башка төбәктә прививка алган гражданның булу мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Шулай итеп, әгәр гражданин башка төбәктә прививка ясаткан икән һәм Татарстанга даими яшәү урынына күчкән булса яисә республикада шактый озак вакыт булса, без аны регистрда таба һәм икенче вакцинация ясалу турында белешмә кертә алабыз», — диде вакцинопрофилактика буенча баш белгеч, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиологы Дмитрий Лопушов. Әгәр татарстанлы Казанда беренче инъекция ясаткан булса, ә үзе даими рәвештә башка муниципаль берәмлектә яши икән, ул үз поликлиникасына мөрәҗәгать итә һәм икенче фазаны шунда ала. Дмитрий Лопушов искәрткәнчә, Россиядә кулланыла торган вакцина ике фазалы, беренче һәм икенче компонентларны поликлиникаларга бергә китерәләр. Эпидемиолог сүзләренчә, ике прививканы да бер үк медицина учреждениесендә да алу яхшырак.