Татьяна Ларионова #ТатарстанОнлайн программасының яңа кунагы булачак
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм «ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Татьяна Ларионова #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Трансляция 12.00 сәгатьтә башлана.
Мәдәни мирасны саклау эфирның төп темасы булачак. Кунак Татарстанда тарихи һәйкәлләр һәм объектларның ничек саклануы, яңадан торгызылуы хакында сөйләячәк.
Республикада яшәүчеләр туры эфир вакытында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Туры эфир Татарстан Республикасының «ВКонтакте» , «Одноклассники» социаль челтәрләре һәм YouTube платформасындагы рәсми төркемнәрендә уза.
#ТатарстанОнлайн программасы быелның апреленнән эфирга чыга. Шул вакыттан бирле 30га якын министр һәм республиканың төрле ведомстволары җитәкчеләре студиянең кунагы булган. Сентябрьдә узган онлайн-эфирда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.