Татарстанда температураның +25 градуска кадәр күтәрелүе көтелә
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 15 апрельдә Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми.
Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын.
Көндез +19, +24 градуска кадәр җылыта.