Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын ике хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат булган
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше - ике хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Covid-19 инфекциясеннән 1939 һәм 1961 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1965 елда туган ир-ат вафат. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр республика министрлыгы матбугат хезмәтендә. 2021 елның 15 апреленә алынган мәгълүматлар нигезендә, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирустан рәсми рәвештә 442 үлем очрагы теркәлгән.