«Шүрәле» балетын «Mezzo» телеканалында күрсәтәчәкләр
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә «Mezzo» телеканалында Фәрит Фруллинның «Шүрәле» балетын күрсәтәчәкләр. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2019 елның июнендә «Шүрәле» балетын Европаның «Mezzo» телеканалында трансляцияләү өчен яздырганнар. Бу эшне Франциянең «Telmondis» компаниясе башкарган. Ул опера, балет, театр һәм концерт тамашаларының аудиовизуаль трансляциясен әзерләү белән шөгыльләнә. Телеканал һәм театрның күпьеллык хезмәттәшлеге кысаларында «Mezzo» театрга партнер статусын бирергә карар кылган. Шунысын да искәртик: 2013 елның июлендә «Mezzo» телеканалы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан трансляция алып барган иде — ул чагында Мәдәни Универсиада кысаларында бөтен Европа «Шаляпин. Нуриев. Казан» фестиваленең Гала-концертын карады. Алга таба «Mezzo» телеканалында «Алтын Урда» балеты һәм «Җәлил» операсы трансляцияләнде. Телеканалга сылтама: https://www.mezzo.tv/en