Казанда унөченче тапкыр TATAR DOZOR квест-уены оештырыла
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 2021нче елның 17 апрелендә Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы унөченче тапкыр TATAR DOZOR квест-уены оештыра. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, уенда гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнашачак. Уен шартлы рәвештә 3 өлештән торачак. Беренчесе — иҗади бирем, икенчесе — нокталар буенча йөреп, сорауларга җавап бирү, өченче өлеш — оешмаларны икетеллелеккә тикшерү. Биремнәр Казан шәһәрен яңа яктан ачачак, атаклы шәхесләр белән бәйле урыннарны күрсәтәчәк. Квест-уенны оештыруда ТР Милли китапханәсе, Татар китабы йорты, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры да катнаша. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче төркемнәр билгеләнәчәк. Барлык төркемнәр дипломнар, ә кураторлар — рәхмәт хатларын алачак. Җиңүче төркемнәр истәлекле бүләкләр белән 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә бүләкләнәчәк. Башлану вакыты һәм урыны: 17 апрель, 11.00, Бауман урамындагы сәгать янында.