Татарстанда профилактик эшләр үткәрелү сәбәпле телетрансляцияләр туктатылачак
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). 19 апрельдә Татарстанның зур телеүзәкләрендә радиотелевизион җиһазларны планлы тикшерү үткәреләчәк. Шул сәбәпле, 20 цифрлы эфир телеканалы һәм FM-радиостанцияләр трансляциясе туктатылачак.
Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшырулар үзәге матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.
«19 апрельдә 02.00-11.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасының зур телеүзәкләрендә – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Биләр (Зур Алан), Шәмәрдән һәм Әлмәттә (Миңнебай) радиотелевизион җиһазларга планлы профилактика үткәрелә», - диелә хәбәрдә.
Профилактика эшләрен үткәрүнең тагын да төгәлрәк графигы белән Смотрицифру.рф сайтындагы «Теле- радиосигналны вакытлыча өзү» бүлегендә яки Телетамашачы кабинетында, шулай ук «Телегид» мобиль кушымтасында танышырга мөмкин.