Самара мөселманнары Җәмигъ мәчете ишегалдына өмәгә чакыра
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Самара шәһәрендә Җәмигъ мәчете территориясен тәртипкә китерү максатыннан, 17 апрельдә иртәнге сәгать тугызда шимбә өмәсе була.
« Самара татарлары » сайтында хәбәр ителгәнчә, Җәмигъ мәчете Рамазан аенда мәчеткә йөрүчеләрне һәм битараф булмаган шәһәр халкын өмәгә чакыра. Өмәгә гаилә, балалар белән килергә була.
«Мөмкинлеге булучылар өмәгә тырма, көрәк, перчаткалар, чүп-чар салу өчен пакетлар алып килә алсагыз, бик әйбәт булыр иде», диелгән хәбәрдә.