«Башкортстан» нәшрияты журналистларының хезмәт хакын 25 процентка арттырачаклар
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). «Башкортстан» нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе журналистларының хезмәт хакы 2022 елның 1 гыйнварыннан 25 процентка артачак.
Республика башлыгы Радий Хәбиров «Медиаҗыен» милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында шул хакта игълан итте, дип яза « Башинформ ».
«Әлеге максатларга 74 млн сум күләмендә өстәмә акча бүлеп биреләчәк. Бу 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакын 25 процентка арттыру мөмкинлеге бирәчәк», — диде Радий Хәбиров.
«Медиаҗыен» милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы 16-17 апрельдә республиканың Гафури районында уза. Ул Республика Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы ярдәмендә Бөтендөнья башкорт корылтае инициативасы буенча беренче тапкыр оештырыла.
«Газета-журналларда туган телләрендә язучы корреспондентлар тармакның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу өчен җыелды. Шулай ук алар өчен социаль челтәрләрдә эшләү, яңалык эзләү, басмалар сайтларына трафикны арттыру һәм башка бурычлар буенча остаханә оештырылды», диелә бу хәбәрдә.