Республика клиник хастаханәсе артында корыган үлән яна
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Республика клиник хастаханәсе артында, «Урман шәһәрчеге» торак комплексы янында корыган үлән янган. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Әлеге янгынның шаһиты булган кешеләр кырдан һавага күтәрелүче куе төтенне видеога төшереп алган. Шаһитлар әйтүенчә, юллар начар булганлыктан, янгын сүндерүчеләр урынга көч-хәл барып җиткән.