Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан территориясендә һава торышы начарлану көтелә. Гидрометеорология үзәге көчле җил фаразлый, көндез аның тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин. Моннан тыш, урыны белән көчле яшен булуы көтелә. Аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Көндез температура 7-12 градуска кадәр җылыначак.