Түбән Камада «Бөек Тукайга» әдәби-музыкаль кичәсендә укучы бала шагыйрь булып уйнады
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камадагы Халыклар дуслыгы йортында «Бөек Тукайга» дип исемләнгән гаять киң колачлы әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Сәнгать мәктәбенең «Нәргиз» бию ансамбле чыгышы белән ачылган кичәгә Тукай үзе дә «килгән» иде. Нәни булса да, күпне белергә омтылган җитди карашы, кулындагы китабы балаларга сабак бирергә җыенган мөгаллимне, шул ук вакытта әдипне хәтерләтте. Тирәсендә бөтерелгән малай-кызларның һәм әкият геройларының бию хәрәкәтләре дә аның уй халәтенә тәңгәл килде сыман, юкса 45 баладан торган музыкаль композиция Тукайның балачагын чагылдыра алмас иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәм төсмере алган кичәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Аксакаллар шурасы, төрле җәмгыять вәкилләре (керәшен, украин) катнашты. Алар, форсаттан файдаланып, истәлекләр белән бүлештеләр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Г.Тукайның шигырьләрен сөйләп призлы урынга ия булган балалар чыгышы да бик урынлы иде. Алып баручылар — музыка көллияте студенты Гүзәл Евдокимова белән «Нардуган» җыр һәм бию ансамле солисты Айзат Шәйхетдинов, кичәне җиренә җиткереп алып барудан тыш, җыр-моңнарын да суздылар. Түбән Камадагы 19нчы урта мәктәп укучыларыннан торган «Яшь курайчылар» ансамбле дә чыгыш ясады. Бөтендөнья татар конгресының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, калабыздагы Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Фаяз улы Хафизов үз чыгышларында «Бөек Тукайга» кичәсендә катнашучыларның барчасын да сөекле Тукаебызның XXI гасырдагы чын варислары булып үсүләрен теләделәр. Бәйрәм нәкъ Тукайча, «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды.