Әлки ветеранына уникаль китап бүләк иттеләр
(Әлки, 25 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлкидә яшәүче җирле үзидарә органы ветераны Хәлим Сафинга уникаль китап бүләк иттеләр.
Басмага 1920 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр эшләүче Татарстан районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре, шулай ук районнар турында кыскача тарихи белешмә, архив сурәтләре кертелгән.
Өч томлы китапның гомуми авырлыгы 12 килограммга якын. Китап 1 мең данә нөсхә белән чыкты, аларны районның элеккеге җитәкчеләренә бүләк иттеләр.
Хәлим Сафин 1990-1995 елларда район җитәкчесе булып эшләгән. Бу китапка аның эшчәнлеге турындагы мәкаләләр кертелгән. Анда район башлыгы Александр Никошин турында да мәгълүмат, район үзәгенең төзекләндерелгән урамнарының фотолары бар.
Уникаль китап районның Үзәк китапханәсенә дә кайтарылган.