Татарстанда коронавирус йоктыруның 34 очрагы расланган
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 34 очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле республикада рәсми рәвештә коронавирусның 20 237 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә чирләгән кешеләрнең 18е хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана. Барлыгы 17 373 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 67се узган тәүлектә. Авыручыларның күбесе Казанда – алар 11 кеше. Тагын сигез очрак Чаллыга туры килә. Минзәлә һәм Тукай районнарында өчәр очрак теркәлгән, тагын икесе Бөгелмә районында. Баулы, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат һәм Сарман районнарында берәр кеше авыруы ачыкланган.