Оператив штаб яңа Сovid-19 очраклары акрын темпта арткан төбәкләрне атады
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»).Узган тәүлектә Еврей автономияле өлкәсендә һәм Чукот автономияле округында Сovid-19 инфекциясе очраклары артуы күзәтелмәгән. Журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта шул хакта хәбәр иттеләр. «Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: 1. Еврей автономияле өлкәсе, Чукот автономияле округы - 0 процент, 2. Тыва Республикасы — 0,01 процент, 3. Алтай Республикасы, Магадан өлкәсе - 0,02 процент», — диелә РИА Новости хәбәрендә.