Чаллыда югалган 10 яшьлек малайны эзлиләр
![Чаллыда югалган 10 яшьлек малайны эзлиләр](https://tatar-inform.tatar/attachments/6efb236593f4e0b892ef647623c917541e8a75ac/store/fill/780/440/d21216eb8102f034e3f5140324ec4f7986c4139deacb526ed9624c97fb9a/6b545c4e380f829f45547a481614f051%5B1%5D.jpg)
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда полиция хезмәткәрләре югалган 10 яшьлек Оськин Святогор Дмитриевичны эзли. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар. Кичә кичке бишләр тирәсендә малай Яңа шәһәр, 50/07 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдыннан билгесез юнәлештә китеп барган. Әлегә кадәр аның кайда булуы билгесез. Ир баланың буе 140 см, ябык гәүдәле, кара-коңгырт чәчле, ачык-яшел күзле. Кара спорт костюмы кигән булган, сул җиңендә ак төстәге язу бар, аягында соры-зәңгәр төстәге кроссовкалар. Шулай ук баланың музыкаль колонка белән тимгелле төстәге рюкзагы булган. Югалган малай турында нинди дә булса мәгълүматы булган кешеләрнең 8 (953) 492-10-03, 8 (917) 935-27-00 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.