Ел башыннан Татарстанда балалар ышаныч телефонына сигез меңгә якын шалтырату килгән
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның беренче кварталында Татарстанда балалар ышаныч телефонына сигез меңгә якын шалтырату килгән. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева сөйләде.
«Узган ел безгә 32,8 мең шалтырату килгән, бу елның беренче кварталында — 8 меңгә якын булды. Бу вакыт эчендә 4,5 мең сыйфатлы хезмәт күрсәтелде. Калганнары ялгыш я шаярып шалтыратулар булды, яки сөйләшмичә телефонны куялар», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Ул гаиләдәге конфликтлар, шәхси проблемалар һәм укуда өлгермәү белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең ешрак булуын әйтте.