Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»).Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Шулай итеп, вирустан үлүчеләрнең гомуми саны 455кә җиткән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, 1945 елда туган хатын-кыз һәм 1949 елда туган ир-ат вафат булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.