Казанның Игенчеләр сарае туристлар арасында иң популяр сарайлар өчлегенә керде
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Tvil.ru сервисы Россия туристлары арасында иң популяр сарайлар рейтингын төзегән. Казанның Игенчеләр сарае әлеге рейтингта өченче урынны били.
Респондентлардан сәяхәт иткәндә кайсы сарайларда еш буласыз дип сораганнар. Сораштыруда катнашучыларның 4,84 проценты ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы өчен тавыш биргән.
Казанның Игенчеләр сарае Алупкадагы Воронцов сарае (45,16 процент) һәм Санкт-Петербургтагы Кышкы сарайдан (38,71 процент) гына калышкан.
Исемлеккә шулай ук Мәскәүдәге Коломенский сарае (3,23 процент), Тверьдәге Путевой сарае (3,23 процент), Таганрогтагы Алфераки сарае (3,23 процент) һәм Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендәге Баташевлар Йорт-сарае (1,61 процент) кергән.