Татарстан рэперлары Тукайның туган көненә клип төшергән
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Габдулла Тукайның туган көнендә интернетта аның «Туган тел» шигыренә клип һәм рэп чыкты. Роликны Rauwil, Enaecash һәм Molodoi No signal production бергәләп ясаганнар.
«Тукайның иң танылган шигыренең берсен рэп итеп укуны күп кеше хупламаячагын беләбез. Әмма татар телен яшьләргә якынрак итәсе килә һәм бу безнең беренче адым», — диде Булат Алеев — Enaecash.