Айдар Сәлимгәрәев шагыйрь Зәки Нури каберен тәртипкә китерде
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Казанның Арча зиратында күренекле татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури һәм аның тормыш иптәше Валентина Нуретдинова каберләренең чардуганын буяды, кабер ташларының тузанын сөртте.
Чара Татарстан үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү максатыннан оештырылды.
«Россиядә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елы кысаларында күренекле шәхесләребезнең каберләрен чистартабыз. Бүген әле Туган тел көне дә. Үзебезнең легендар шагыйребез, журналист, татар мәдәниятен, телен үстерүгә зур өлеш керткән Зәки Нурины искә алдык. Ул Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Бүгенге көндә аңа хөрмәт күрсәтү — безнең өчен зур горурлык», — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Шулай ук «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе җәмәгать эшлеклесе каберенә чәчәкләр салды.
Фән һәм технологияләр елы уңаеннан оештырылган мондый акцияләр атна буе дәвам итәчәк.