Мөхәммәтшин: Путин юлламасын төбәкләрдә тормышка ашыруның нәтиҗәле механизмы кирәк
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын тормышка ашыруның нәтиҗәле механизмын эшләргә кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта РФ Закон чыгаручылар советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте. «РФ Президентының төбәкләрдә юлламасын тормышка ашыруның реаль, нәтиҗәле һәм ышанычлы механизмын эшләргә кирәк. Чөнки дәүләт башлыгы куйган бурычларны хәл итүнең шактый өлеше ил субъектлары үсеше мәсьәләләренә кагыла, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Юлламаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәле юлларын эзлибез. Федераль дәүләт хакимияте органнары белән берлектә хәл ителергә тиешле беренче чираттагы бурычларны анализладык һәм билгеләдек инде». Аның сүзләренчә, бюджет һәм коммерция бурычлары күләмен, аларны түләү срокларын, мәктәп автобуслары һәм ашыгыч ярдәм машиналары санын, шулай ук Путин куйган бурычларны тормышка ашыру өчен кирәкле башка чыгымнарны исәпләргә кирәк булачак. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко «ил өчен мөһим бурычларны гамәлгә ашыру төбәк командалары эшенең сыйфатына һәм нәтиҗәлелегенә бәйле булачак», дип өстәде. Аның фикеренчә, Россия Хөкүмәте финанс ярдәме күрсәткәндә барлык төбәкләргә тигез һәм гадел мөнәсәбәт булырга тиеш. «Татарстан барысын да санап, дөрес эшләде инде. Республика анда нәтиҗәле төбәк командасы эшләвеннән актив үсә,ул РФ Хөкүмәте белән эшли башлады инде. Бу дөрес. Татарстан булдыра. Хәзер эшләргә кирәк, бер урында гына торырга ярамый. Барлык төбәкләр дә ресурсларны, финанслауны тигез алсын өчен, гомуми кагыйдәләр, методикалар эшләү мөһим, диде РФ Президенты. Монда координацияләүче роль Хөкүмәткә бирелә. Ә РФ Федерация Советы төбәкләр „кимсетелмәсен“ өчен игътибар белән күзәтәчәк» — дип искәртте Матвиенко.