Тимур Бекмамбетов Михаил Девятаевның Казандагы тормышы турында сериал төшерергә җыена
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Кинорежиссер Тимур Бекмамбетов Казанда Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев тормышы турында сериал төшерергә җыена. Бу хакта «Татар-информ»га кинематографист үзе сөйләде.
«Девятаевның сугыштан соңгы тормышының 12 елы турында сөйли торган сериал рәвешендә фильмның дәвамын төшерү хыялы бар. Без маҗаралар турында сөйләдек, ә аның Казандагы тормышы турында сөйлисе килә», — дип аңлатты Бекмамбетов.
Сериал очучының Татарстан башкаласында сугышка кадәрге, шул чордагы һәм сугыш тәмамланганнан соңгы тормышына багышлана. 1941 елда яраланганнан соң Девятаев берникадәр вакыт санитар авиациядә хезмәт итә һәм Казанда еш була.
«Мин моның ничек һәм кайчан буласын белмим (сериал төшерү - Т-и иск.). Барысы да фильмның ничек кабул ителүенә бәйле. Кешеләргә кызык булса, без төшерәчәкбез. Искиткеч актер (Павел Прилучный - Т-и иск.) бездә бар инде», — дип уртаклашты кинорежиссер.
Сериал буенча эш якынча ел ярымнан башланырга мөмкин, дип төгәлләштерде Тимур Бекмамбетов.