Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2021

Ничек азан әйтергә һәм камәт төшерергә (азан белән камәт тэртибе)

0

Ир-атлар өчен биш вакыт фарыз намазларының һәм җомга намазының вакыты кергәч, азан эйту һәм фарызларын укыр алдыннан камэт сузләре әйтеп камәт төшерү – сөннәт (хатын-кызлар азан белән камәтне әйтмиләр). Азан манарадан әйтелә һәм мәхәллә халкын мәчеткә намазга чакыру булып санала. Камәт мәчет эчендә әйтелә һәм мәчеткә җыелган кешеләргә фарыз намаз башланачагын искәртә, сафка тезелергә бер […]

Сообщение Ничек азан әйтергә һәм камәт төшерергә (азан белән камәт тэртибе) появились сначала на Игелек.ру.

Ир-атлар өчен биш вакыт фарыз намазларының һәм җомга намазының вакыты кергәч, азан эйту һәм фарызларын укыр алдыннан камэт сузләре әйтеп камәт төшерү – сөннәт (хатын-кызлар азан белән камәтне әйтмиләр).

Азан манарадан әйтелә һәм мәхәллә халкын мәчеткә намазга чакыру булып санала.

Камәт мәчет эчендә әйтелә һәм мәчеткә җыелган кешеләргә фарыз намаз башланачагын искәртә, сафка тезелергә бер “команда” кебек.

Бер мәхәллә мәчетендә укылган азан бөтен мәхәллә өчен җитә. Мәчеттә намаз укылганнан соң, шул мәчет мәхәлләсенә кергән өйләрдә намаз уку өчен яңадан азан әйтү кирәкми, камәт кенә әйтелә.

Азан эйту тэртибе. Азан ничек эйтергэ?

Азан сүзләрен тыңлау (аудиоплеерга басыгыз һәм астан сүзләрне укып кабатлап барыгыз):

 

Азан сузлэре (азан текст на татарском):

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Иртәнге намазга азан әйткәндә “әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм” (мәгънәсе: намаз йокыдан хәерлерәк) сүзләре өстәлә, башка намазларда азан барысына да бертөрле әйтелә.

Иртәнге намазага азан эйту:

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм
Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Камэт эйту тәртибе

Камәт азаннан кызурак укыла, сузылмыйча тиз әйтелергә тиеш. Шул ук азан сүзләренә “Кадө каамәтис-саләәһ” (намаз башлана мәгънәсендә) сүзләре генә өстәлә.

Камәт сүзләре:

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Кадө каамәтис-саләәһ
Кадө каамәтис-саләәһ

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Азан әйтүче һәм тыңлаучы нәрсәләрне белергә тиеш?

Мәзингә, ягъни азан әйтүче кешегә тәһарәтле булу, кыйблага каршы аягүрә тору, ишарә бармакларын колак очларына кую, азанның сүзләрен ачык итеп, сузып, ике сүзне бергә кушмыйча, һәрберсен аерып әйтү, حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигән сүзләрне уң якка таба карап һәм حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигән сүзләрне сул якка карап әйтү – яхшы (мөстәхәб).

1. Азан әйткәнне ишеткән кешегә йөрүдәнме, эштәнме, ашауданмы туктап, сөйләшмичә, мәзин артыннан азан сүзләрен кабатлау – мөстәхәб (яхшы эш).

2. Мөәззин حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигәчтен, لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ Ләә хәүлә үә ләә ку үәтә илләә билләәһил-галий’йил-газыйм, ягъни “һәрбер хәл һәм куәт – олуг Аллаһы Тәгаләдән генә”, дип әйтү;

3. Мөэззин حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигәч, مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ Мә шә’әллаһу кәнә үәмә ләм йәшә’ләм йәкүн, ягъни “Аллаһы Тәгалә теләгән эш һич булмый калмас һәм Ул теләмәгән эш һич булмас”, дип әйтү – мөстәхәб.

4. Тәһарәтсез һәм җөнеб (госелсез ягъни җенси мөнәсәбәттән соң душ коенмаган), дивана һәм исерек кешеләрнең, хатыннарның, сабый балаларның һәм фасикъ (начар юлда йөргән, азгын) кешеләрнең азан һәм камәт укулары мәкруһ булып санала.

Азан ишеткәннән соң нинди дога кылырга

Азан әйтелгәннән соң түбәндәге доганы уку яхшы.

Азан догасы:

اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلَاةِ الْقَائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ
وَالْفَضِيلَةَ وَالدَّرَجَةَ الْعَالِيَةَ الرَّفِيعَةَ وَابْعَثْهُ
مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِى وَعَدْتَهُ وَارْزُقْنَا شَفَاعَتَهُ يُوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ
Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъүәтит-тәммәти үәс-саләәтил-каа’имәһ.
Әәти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә үәл-фәдыйләтә үәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ.
Үәбъгәсһү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләзи үәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.
Иннәкә лә түхълифү-мигадь.
Мәгънәсе:
Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы Аллаһ.
Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ярдәмне, артыклыкны һәм югары дәрәҗәне бир.
Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит.
Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың.

Аллаһы Тәгалә гыйбадәтләребезне җиренә җиткереп үтәргә насыйп әйләсен һәм кабуллардан кылсын!

Сообщение Ничек азан әйтергә һәм камәт төшерергә (азан белән камәт тэртибе) появились сначала на Игелек.ру.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Совладельцы инвестгруппы "Русские фонды" отправлены под домашний арест


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин оценил объем поддержки создателей импортозамещающей продукции



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Александр Розенбаум

Премьера мюзикла по песням Александра Розенбаума намечена на осень 2025 года




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

СберСтрахование жизни выступила партнёром международной олимпиады по страхованию

Легенда вне времени Жанна Агузарова и легенда поп-музыки Жанна Фриске:самое интересное с Премии МУЗ-ТВ 2024

Инвестор построит физкультурно-оздоровительный комплекс в Северном Медведкове


Ролан Гаррос

Маринов, Мартьянова, Шлейхер: кто еще из звезд Игр БРИКС мог поехать на Олимпиаду в Париж



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Новости 24 часа

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России