Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстан делегацияләре очрашуында катнашты
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы делегацияләренең киңәйтелгән очрашуында катнашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртәбез, бүген Россия һәм Казахстан Премьер-министрлары Казанга 29 һәм 30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде.