Татарстанга Михаил Мишустин килде
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга килде. Федераль Министрлар Кабинеты башлыгын Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. «Россия Премьер-министры Казанда 29-30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде», — дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Евразия икътисади берлеге — халыкара икътисади интеграция оешмасы, аның составына Россия, Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан керә. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, чарада катнашу өчен Казанга Белоруссия һәм Казахстан премьер-министрлары Роман Головченко һәм Аскар Мамин килгән иде.