Фәрит Мөхәммәтшин: Цифрлаштыру кире элемтәне камилләштерә һәм хакимиятне ачык итә
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Цифрлаштыру кире элемтә формасын камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин цифрлы компетенцияләрне арттыру буенча семинарда катнашучылар белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
«Цифрлаштыру - модага иярү түгел, ә кире элемтә формасын камилләштерү мөмкинлеге бирә торган реаль ихтыяҗ, хакимиятне ачык һәм аңлаешлы итә, димәк, ышаныч та арта, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Татарстан-илебез ІТ-тармагында лидер төбәкләр арасында. Мәгълүмати технологияләрне киң куллану - безнең көндәшлеккә сәләтлелегебезне арттыруның мөһим коралы».
Ул пандемия чорында хезмәтләрне электрон формага күчерү буенча кабул ителгән карарларның дөрес һәм үз вакытында булуын, ә читтән торып эшләү форматы эшнең хәзерге заман чынбарлыгына әверелүен тагын бер кат күрсәтте, дип искәртте.
Парламент башлыгы Татарстанда «РФ цифрлы икътисады» илкүләм программасының биш төбәк проекты — «Мәгълүмати иминлек», «Цифрлы дәүләт идарәсе», «Цифрлы технологияләр», «Мәгълүмати инфраструктура» һәм «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» гамәлгә ашырыла, диде.
Ул «Бердәм Россия» —«илдә үз эшчәнлеген цифрлаштыру проблемаларын хәл итүгә системалы якын килә торган беренче һәм бердәнбер партия», диде. Биредә документ әйләнешен автоматлаштыру, мониторинг системасын кертү, цифрлы идарә итү, онлайн-укыту, онлайн-кабул итү, турыдан-туры «сайлаучы — депутат» коммуникация системасы форматларын куллану эшләнгән.