Татарстан һәм Беларусь товар әйләнешенең өчтән ике өлеше — нефть химиясе продуктлары
![Татарстан һәм Беларусь товар әйләнешенең өчтән ике өлеше — нефть химиясе продуктлары](https://tatar-inform.tatar/attachments/3ddd6d5a341fc3c944e52e66bee72e90692d37f6/store/fill/780/440/99dc7d621620c80dcd800d4451404b7f49104c6a88b2d9453999ed380f2e/4ac92d1931e15f7f347823652713f506%5B1%5D.jpg)
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Премьер-министры Роман Головченко белән Россия-Беларусь хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышты. Шул исәптән яклар нефть химиясе өлкәсенә дә кагылды, товар әйләнешенең күп өлеше шунда туры килә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Әйтик, 2020 елда Татарстан һәм Беларусьның тышкы сәүдә әйләнеше 870,4 млн доллар тәшкил иткән. Партнерлыкның төп юнәлеше - нефть химиясе комплексы предприятиеләре арасында кооперация элемтәләрен үстерү. Алар өлешенә Татарстан Республикасы һәм Беларусь арасында 2/3 товар әйләнеше туры килә. «Беларусь соңгы еллар дәвамында тотрыклы рәвештә республиканың тышкы сәүдә партнерлары — лидерлары арасына керә. Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта икътисад өлкәсендә. Бу процесска динамика бирергә һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Хәзерге вакытта Татарстан — Беларусьта җитештерелми торган нефть химиясе продукциясен төп тәэмин итүче. Бу, әйтик, синтетик каучук, этилен полимерлары, моноэтиленгликоль һәм башкалар. Моннан тыш, ил территориясендә «Татнефть» ГАҖнең 18 АЗСы, машиналар һәм запас частьләр сата торган дүрт КамАЗ дилеры эшли.