Түбән Кама мэры туры эфирда халык белән аралашачак
![Түбән Кама мэры туры эфирда халык белән аралашачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/f5b747f7c3b08496cd7fd0d99a8185c9120e5f09/store/fill/780/440/1d01956eb50421145afb41fda7c968c111e5012c82d9a6c3a527843b9966/IRR_2440.jpg)
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин 28 апрель көнне 14:00 сәгатьтә социаль челтәрләрдә республиканың рәсми сәхифәләрендә халык белән аралашачак. Ул Түбән Кама шәһәренең һәм муниципаль районның үсеше, 2021 елда район халкы тормышында булачак үзгәрешләр, социаль объектлар төзелеше һ.б. турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Туры эфирны карау өчен сылтамалар: Вконтакте ( vk.com/video-85877975_456242169 ), Одноклассники ( ttps://ok.ru/live/3445404212918 ), YouTube ( https://youtu.be/_BMjc9F6KH0 ).