Чаллыда ягып җылыту сезоны төгәлләнде
(Чаллы, 5 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Иртәгә, 5 майда, Чаллыда барлык торак йортларда һәм башка объектларда җылылык сүндереләчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты башлыгы урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. «Биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градус һәм аннан да югарырак булса, җылылыкны сүндерергә була. Шәһәр әлеге алгоритм буенча күп еллар эшли инде. 2019 елда Чаллыда ягып җылыту сезоны 7 майда, узган елда 4 майда төгәлләнде, ә быел 5 майда тәмамланачак», — диде башкарма комитет вәкиле. Алдарак «Татар-информ» Автокаланың торак фонды җылылыкны автомат рәвештә җайга салу пунктлары белән тәэмин ителгән дип хәбәр иткән иде.