Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте. Йолдыз Исәнбәткә 84 яшь иде. «Бүген 14.36 сәгатьтә минем яраткан педагогым, Татарстанның алдынгы музыка белгече, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт вафат булды», - дип язды укучылары исеменнән музыка белгече Сиринә Латыйпова. Йолдыз Исәнбәт — Нәкый Исәнбәтнең кызы. Сәнгать фәннәре кандидаты. Татар музыка мәдәнияте, бигрәк тә татар музыка театры тарихы мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы.