Башкортстан зиратларында өмәләр башланды
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүгеннән Башкортстан зиратларында өмәләр башланды. Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте дип яза «Башинформ» . «Бер ел элек республикада Искә алу көне уздыру традициясе барлыкка килде», — дип язган ул. Һава торышына бәйле рәвештә, быел барлык муниципалитетлардагы зиратларда өмәләр 3-8 майда уздырыла. Зират өмәләрендә республика хөкүмәте әгъзалары да катнаша. Каберлекләр тәртипкә китереләчәк, корыган агачлар һәм ботаклар киселәчәк, чардуганнар, капкалар буялачак, чүп-чар түгеләчәк. Ветераннарның, Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең, аларның тол хатыннарының, тыл хезмәтчәннәренең, Кораллы Көчләр ветераннарының каберләрен тәртипкә китерүгә аерым игътибар биреләчәк, диелә хәбәрдә.