Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен ярты миллион сум штраф салганнар
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Быел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгын бозучыларга карата 281 административ эш кузгаткан. Эшләрнең күпчелеге буенча 534 мең сумлык штраф салынган. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте. 12 апрельдән республикада 700дән артык ландшафт янгыны булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60 процентка күбрәк. Янгында өч кеше үлгән. Мондый янгыннарның күбесе Чаллыда, Казанда, Тукай, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында теркәлгән. «Әлеге янгыннар, беренче чиратта, торак пунктлар территорияләрен корыган үләннән һәм чүп-чардан вакытында чистартмау аркасында килеп чыккан. Бүген узган елгы үлән яна, ул вакытында чабылмаган һәм җыеп алынмаган дигән сүз», - дип искәртте Сергеев. Республиканың һәр муниципаль районында корыган үләнне, чүп-чарны җыештыру, учак ягу һәм чүп-чар яндыру буенча таләпләр куелган. Әмма, Сергеев сүзләренчә, барлык районнарда да аларның үтәлеше тиешенчә контрольдә тотылмый. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы быел Татарстанда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда янгыннар саны 18 процентка артканлыгын хәбәр иткән иде.