Фирдүс Гыймалтдинов: Яшьләрне радиога бездәге хезмәт хакына җәлеп итүе авыр
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарстан» ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов радиога күләмле, тирән мәгънәле тапшырулар алып баручы яшьләрне хәзерге хезмәт хакларына җәлеп итү кыенлык тудыруын әйтте. «Иң зур проблема — кадрлар мәсьәләсе. Хезмәткәрләребез олыгая. Кызганыч, төпле итеп, күләмле, тирән мәгънәле тапшырулар эшләүче кешеләрне табу авыр. Яшьләр арасында бар алар. Әмма аларны безнең хезмәт хакларына җәлеп итү авыр», — диде ул «Татмедиа»да «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә . Фирдүс Гыймалтдинов татар халкында сөйләм радиосы юклыгын да әйтте. «Мондый төр радио Европада бик популяр. Күңелле вакыйгалардан тыш, тормышта проблемалар да бар бит әле. Кызганыч, бу юнәлеш әле буш тора», — диде ул. «Күңел» радиосының баш мөхәррире Лилия Мәхмүтова сүзләренчә, саф татар телендә матур тавышлы алып баручыларны табуы авыр. Бездә ике алып баручы ярты ставкада эшли, алар эшләренә җаваплы карый. Ә килешү буенча эшләгән алып баручыларда җаваплылык юк», — дип өстәде ул.