Владимир Путин «Россиянең ел укытучысы» конкурсының яңа концепциясен ясарга кушты
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына «Россия ел укытучысы» конкурсын үткәрүнең яңа концепциясен эшләргә кушты. Концепцияне министрлык «Россия — мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә эшләргә тиеш. Әлеге конкурсның ел дәвамында үткәрелүен һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылуын исәпкә алырга, диелә «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО күзәтү советы утырышы нәтиҗәләре буенча күрсәтмәдә. Йөкләмәне үтәү вакыты — 2021 елның 1 июне. Март ахырында Путин «Ел укытучысы» конкурсын ел буе дәвам итәчәк реалити-шоу итү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.