Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты Казандагы сукбайлар приютына китаплар тапшырды
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты белгечләре «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Автономияле коммерцияле булмаган оешманың Борһан Шаһиди урамы, 26нчы йорт адресы буенча урнашкан «Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү» комплексында булды. Алар биредә «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган татар һәм рус телләрендәге мөселман әдәбиятын приютка бушлай тапшырды. Шул рәвешле, хәзер приютта ислам китапханәсе булдырылды, анда ислам нигезләре, сира, иман китерүчеләрнең әхлагына багышланган китаплар, көндәлек догалар язылган брошюралар һ.б. бар — барлыгы илледән артык артык китап бар. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортының бөтен әдәбияты Экспертлар советы тарафыннан тикшерү үткән, дип искәртә нәзарәтнең матбугат хезмәте. «Хозур» нәшрият йорты китаплары приютка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча, 4 майда комплекс территориясендә Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Автономияле коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашында узган эшлекле очрашу нәтиҗәсендә тапшырылды. Хәзерге вакытта «Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү» комплексында 40 ир-ат һәм хатын-кыз вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин ителгән. Биредә яшәп чыгучыларның саны исә меңнән артып китте. Үзәк каршына килеп, кайнар ризык алучыларның саны бер ел эчендә ике тапкырга артты: 150дән 300 кешегә җитте. Приютта кайнар аш белән туклану өчен генә түгел, кием-салым белән тәэмин итү, шулай ук кундыру һәм юыну шартлары тудырылган. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, эшкә урнаштыру, югалган документларны торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр, медицина һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Ярдәм азкеремле гаиләләргә, наркомания һәм эчкечелектән интегүчеләргә дә күрсәтелә.