Казандагы фаҗига корбаннары истәлегенә Мәскәүдә, Петербургта мемориаллар ясаганнар
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган мемориаллар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта барлыкка килде. Мәскәүдә кешеләр 3нче Котельнический тыкрыгында Татарстан Вәкиллеге янында, Санкт-Петербургта — Васильево утравының 11нче линиясендә Татарстан Вәкиллеге бинасы янында чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр куялар. Шулай ук Екатеринбургтагы Татарстан Вәкиллегендә кайгы уртаклашу китабы барлыкка килде. Элегрәк «Татар-информ» Түбән Новгородта вакытлы мемориалның Театр мәйданында оештырылуы турында хәбәр иткән иде. Казанда 175нче мәктәп янында импровизацияләнгән мемориал урнаштырылды.