Атыш булган Казан мәктәбендә хәвеф төймәсенә яралы вахтер басарга өлгергән
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның 175нче мәктәбендә һөҗүм вакытында вахтер һәм мәктәпнең тагын бер хезмәткәре хәвеф төймәсенә баскан. Элегрәк «Татар-информ» Казанның 175нче мәктәбендә атыш булганлыгын хәбәр иткән иде. Җиде бала һәм ике олы кеше һәлак булды. Тагын 21 кеше хастаханәдә. Зыян күрүчеләрнең күбесе - балалар. Күбесе бик авыр хәлдә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фаҗигадән соң мәктәптә булды. 12 май көнне барлык мәктәпләрдә дә дәресләрне гамәлдән чыгардылар, бу көн Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.