«Безнең мирас» журналы хезмәткәрләре күренекле шәхесләр каберләрен зиярәт кылды
(Казан, 11 май, «Татар-информ», « Безнең мирас »). Казан шәһәренең татар бистәсе зиратында журналның һәр санында диярлек исемнәре искә алына торган, фәнни-иҗади мираслары басмабызның йөзек кашы булырлык каләм әһелләре җирләнгән, диелә хәбәрдә. «Кайбер мәрхүмнәрнең каберләрен чистартып, рухларына багышлап дога да кылдык. Татар бистәсендәге зират буенча сәяхәт маршруты алда тәкъдим ителә торган фотоларда», дип хәбәр итә «Безнең мирас» хезмәткәрләре.