Төркия тышкы эшләр министры Татарстан халкының кайгысын уртаклаша
(Истанбул, 11 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлүт Чавушоглу Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары аша Татарстан башкаласы Казандагы мәктәп фаҗигасе белән бәйле борчылуын, Татарстан халкының кайгысын уртаклашуын белдерде. Төрек министры Төркия дәүләт җитәкчелегенең, Казан мәктәбендә булган фаҗига сәбәпле, Татарстанга кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте. Ул бу хакта Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнехановка да телефон аша белдерүен җиткерде. «Без бу коточкыч һөҗүмдә гомерләрен югалткан кешеләрнең Аллаһның рәхмәтендә булуларын, яраланучыларга тиз арада савыгу телибез. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы кешеләренең чын күңелдән кайгысын уртаклашабыз», — диде ул. Аның Казандагы 175 нче мәктәптә булган кораллы һөҗүм белән бәйле вакыйгага кагылышлы фикерләре Төркия тышкы эшләр министрлыгының рәсми интернет сәхифәсендә дә урын алган.