Казандагы фаҗига турында Төркия телевидение каналлары сәгать саен сөйли
(Истанбул, 11 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Казанның 175 нче мәктәбендәге тетрәнгеч фаҗига Төркиянең телевидение каналларында сәгать башы бирелә торган хәбәрләрдә яктыртылып тора. Төркиянең «CNN Türk», «NTV», «EuroNews», «Ulusal Kanal», «TRT HABER», «A haber», «Star Tv», «Haber Türk» телевидениеләре фаҗига турына беренче хәбәрләрне «Казан шәһәрендәге мәктәпкә кораллы һөҗүм», «Казанда утлы һөҗүм», «Россиянең Казан шәһәрендә кораллы һөҗүм», «Россиядә мәктәпкә һөҗүм» дигән башлык белән бирделәр. Казандагы мәктәп фаҗигасе «Хөррият», «Сабаһ», ‘Җөмһүрият», Йенишафак», «Биргүн», «Ватан», «Таквим», «Сөзҗү» газеталарының интернет сәхифәләрендә «Соңгы минут» хәбәре буларак хәбәр ителде. Төркиянең иң зур «Anadolu», «EnSonHaber», «TimeTürk», «Demirören» мәгълүмат агентлыклары да фаҗига белән бәйле яңалыкларны интернең сәхифәләрендә яктыртып торалар. Казанның 175 мәктәбендә булган фаҗига хакында хәбәрдар булган төрекләр социаль челтәрләрдә Татарстан халкының кайгыларын уртаклашалар.