Дәүләт Советы: Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык чаралар күреләчәк
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Казан мәктәбендә фаҗига корбаннарының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабат мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык чараларны күрәчәк.
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы 11 майда Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгаларда һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша. Бу хәл барыбызны да тетрәндерде. Сезнең белән бергә кайгырабыз, һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә, педагогик коллективка һәм гимназия укучыларына ярдәм итәрбез», диелә хәбәрдә.