Беларусь татарлары балалары һәлак булган гаиләләрнең авыр югалту хәсрәтен уртаклаша
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әти-әниләре һәм туганнарының авыр кайгысын ихлас күңелдән уртаклашабыз ... », диелгән хәбәрдә.
Искәртеп узабыз, сишәмбе көнне, 11 майда, Казанның 175нче гимназиясенә иртәнге сәгать тугызларда әлеге мәктәпнең элекке укучысы, 19 яшьлек егет, корал белән бәреп керә һәм атыш оештыра. Нәтиҗәдә, җиде бала һәм укытучы шунда ук һәлак була. Тагын бер педагог соңрак хастаханәдә үлә.